Төнлә һава температурасы урыны белән 8 градуска кадәр төшәчәк.
Бүген, 8 июльдә, Башкортстанда көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта "Башгидромет" белгечләре хәбәр итте.
Көндез явым-төшемсез булачак, республиканың көньягы буенча урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан булачак. Термометр баганалары 24-29 градус күрсәтәчәк, дип фараз ителә.
Иртәгә, 9 июльдә, явым-төшем көтелми.
— Башкортстанда урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә 13-18 градус, урыны белән 8 градуска кадәр, көндез 27-32 градуска кадәр булачак, - дип хәбәр итте синоптиклар.
Фото: Башинформ