+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2021, 11:10

Ике бала белән югалган гаилә табылды

Туганнары бу көннәрдә ут йотып яшәде.

Туганнары бу көннәрдә ут йотып яшәде.

Башкортстанда шушы көннәрдә кечкенә ике баласы белән югалган гаиләне эзләү төгәлләнде. Билгеле булуынча, ир белән хатын автомобильдә ял итәргә киткән һәм югалган, туганнары белән элемтәгә керүдән туктаган иде. Туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

Соңыннан ачыклануынча, гаилә Әбҗәлил районындагы Яктыкүлгә юнәлгән, анда бөтен җирдә дә элемтә тотмаган. Шуңа күрә алар үзләренең урнашу урыны турында кисәтә алмаган да инде. Нәтиҗәдә, тәртип сакчылары балалары белән бергә югалган ата-ананың кайда булуын ачыклаган.

“Эзләү төгәлләнде. Гаилә табылган, алар белән барысы да яхшы”, — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фото: bashinform.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: