+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2021, 10:32

Янә самокатчыны бәрдергәннәр...

Авария нәтиҗәсендә 10 яшьлек кыз, җитди җәрәхәтләр алып, дәваханәгә эләккән.

Авария нәтиҗәсендә 10 яшьлек кыз, җитди җәрәхәтләр алып, дәваханәгә эләккән.

Русия Тикшерү комитетының республика Тикшерү идарәсе Сибайда 10 яшьлек кызны бәрдерү турында җинаять эше ачкан. Андагы Тау урамында 7 июльгә каршы төндә мотоциклчы электр самокатында барган мәктәп укучысын бәрдергән.

Мотоциклчы авария урыныннан качып китә. Соңрак ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

- Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кечкенә кыз төрле тән җәрәхәтләре алган һәм авыр хәлдә дәваханәгә салынган, - дип белдерде хокук сакчылары.

Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Фото: Башинформ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: