+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2021, 20:35

Балалар хәвефсезлеге — иң мөһиме

Чәршәмбе көнне Яшьләр сараенда Башкортстандагы Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова урындагы үзидарә органнары вәкилләре, район хакимиятләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты.  

Балалар хәвефсезлеге — иң мөһиме
Балалар хәвефсезлеге — иң мөһиме

Чәршәмбе көнне Яшьләр сараенда Башкортстандагы Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова урындагы үзидарә органнары вәкилләре, район хакимиятләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты.

1 июль көнне Карманда качышлы уйнаган вакытта кечкенә бала һәлак булган – ул бер яклы җайланмалы иске суыткычка яшеренгән һәм һава җитмәгәнлектән вафат булган.
Милана Скоробогатова үзе билгеләп үткәнчә, аның балалар хәвефсезлеген контрольдә тоту буенча бай тәҗрибәсе булса да, суыткычның хәвеф урыны булуын алдан күрү авыр.
Балалар омбудсмены очрашу барышында җыелучыларга Башкортстан Республикасы территориясендә балаларның иминлеген комплекслы тәэмин итү концепциясен тәкъдим итте. Бу проект Яңавыл районында "шомартылырга” тиеш. Шул исәптән ул «Балалар хәвефсезлеге картасы» булдыруны да күздә тота. Аны укытучыларның август киңәшмәсендә төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган төркем көче белән төзү планлаштырыла.

Фото: yanzori.rbsmi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: