+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2021, 10:29

Ир-егет үлгән, ә хатыны дәваханәдә...

Куергазы районында коточкыч авария булган: җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән.

Ир-егет үлгән, ә хатыны дәваханәдә...
Ир-егет үлгән, ә хатыны дәваханәдә...

Куергазы районында коточкыч авария булган: җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән.

Башкортстанның Куергазы районында кичә көндез Уфа - Ырынбур автомобиль юлының 251нче чакрымында "Renault Megane" һәм «КамАЗ» машиналары бәрелешкән.

Һәлакәттә "Renault" шоферы, Стәрлетамакта яшәүче 61 яшьлек ир-егет җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән, кызганычка каршы, күпмедер вакыттан соң ул үлгән. Аның 60 яшьлек хатыны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү башлаган.

Гомумән алганда, тәүлек эчендә республика юлларында 10 авария теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Фото: Башинфром

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: