+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2021, 08:50

Маллар “штрафстоянка"да...

Аты яисә сыеры бер тәүлек ябулы торган өчен хуҗага 2,8 мең сум түләргә туры киләчәк.

Маллар  “штрафстоянка"да...
Маллар “штрафстоянка"да...

Аты яисә сыеры бер тәүлек ябулы торган өчен хуҗага 2,8 мең сум түләргә туры киләчәк.

Белорет районында берәдәк хайваннар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре арту аркасында терлекләр өчен «штрафстоянка» булдырылган. Вакытлыча тоту пункты Укшык авылында урнашкан. Бу хакта район башлыгы Андрей Иванюта белдергән.

Район башлыгы сүзләренә караганда, бу пунктка караучысыз, ирекле йөрүче йорт хайваннары урнаштырылачак. Хуҗалары ачыкланганчы ябылган малларны ашатырга, эчерергә һәм сакларга вәгъдә итәләр. “Малның тамгасы булган очракта, хуҗага хәбәр итәчәкләр. Әгәр биркасы юк, яки ул укылмый икән, хайваннарның фотолары социаль челтәрләрдә урнаштырылачак", - дип билгеләп үтте Иванюта әфәнде.

Мал бер тәүлек “штрафстоянкада” торган өчен хуҗага 2,8 мең сум түләргә туры киләчәк, алдагы көннәрдә аның бәясе 1,8 мең сумга кадәр төшә. Моннан тыш, мал көтү кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф каралган.

Район хакимияте караучысыз терлекләрне тотып ябачак подряд оешмасы белән контракт төзергә ниятли.

Фото: aif.md

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: