+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2021, 10:10

Әти-әнисе кая карады икән?

7 июльдә коткару хезмәтенә 5 яшьлек баланың югалуы турында хәбәр килгән. Аңа ни булган?

Әти-әнисе кая карады икән?
Әти-әнисе кая карады икән?

7 июльдә коткару хезмәтенә 5 яшьлек баланың югалуы турында хәбәр килгән. Аңа ни булган?

Малай "Розовые скалы" урынында югалган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бала туганнары белән туристик походка чыккан булган, тик бервакыт төркемнән артта калган һәм югалган. Сабыйның туганнары шунда ук коткаручыларны чакырткан.

Әмма коткаручыларның туристларга ярдәме кирәк булмаган. Ата-анасы мөстәкыйль рәвештә баланы тапкан. Аллаһка шөкер, баланың сәламәтлегенә зыян килмәгән. Гаилә походы уңышлы тәмамланган.

Коткаручылар белдерүенчә, балалар белән табигатькә чыкканда аларны үзегездән ерак җибәрергә кирәкми. Алар һәрвакыт сезнең күз алдында булырга тиеш.

Фото: Башньюс

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: