+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2021, 15:25

Фәрит Гомәров туган авылына ярдәм күрсәтте

Башкортостан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Дүртөйле районындагы туган авылы Иске Баеш авылына кайтты. "Атайсал" проекты кысаларында ул авылдашларына 100 янгынны кисәтү приборлары һәм 10 янгын сүндергеч тапшырды.

- Һәр кешенең аеруча кадерле урыны бар, анда ул туган, беренче адымнарын ясаган. Бу - кече ватан. Шуңа күрә аның үсешенә үз өлешеңне кертү - зур шатлык, - дип уртаклашты Фәрит Риф улы. - "Атайсал" якташларыбызны берләштерерг, якташлык җәмгыятендә безнең көч булуыбызны исбатларга тиеш.

Проект порталына 700 гариза тапшырылган, һәм бу республика халкыннан гына түгел, башка төбәкләрдә һәм читтә яшәүче кешеләрдән дә.

- Туган авылыбызда эземне калдырасым килә, - ди Фәрит Гомәров. - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле буларак, авылдашларымның янгын куркынычсызлыгы турында кайгыртырга булдым. Шул җиһазлар ярдәмендә без беренче яртыеллыкта гына да республикада 100дән артык кешене коткардык, алар арасында 32 бала.

Әлеге приборлар янгынны кисәтә, нәтиҗә буларак, кешеләр үзләре генә котылып калмыйча, үз милекләрен саклап калырга да өлгерә. Иске Баеш авылы әлеге приборлар һәр йортта урнаштырылган беренче торак пункт булачак.

Шулай ук Фәрит Риф улы авылдашлары - иң өлкән яшьтәге хатын-кызларның берсендә һәм күпбалалы гаиләдә булды, алар йортында янгын сүндергечләр урнаштырды. - Иске Баеш кешеләренең тормышы куркынычсызрак булсын иде, - диде Фәрит Риф улы - Әни янына ешрак кайтырга тырышам. Авыл үзгәрә, яңа йортлар төзелә, тормыш уңайлырак була бара.

Фото: Дүртөйле районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: