+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2021, 09:55

Илледә дә мотоциклда җилдергән...

Салават шәһәрендә үлем белән тәмамланган коточкыч авария булган.

Илледә дә мотоциклда җилдергән...
Илледә дә мотоциклда җилдергән...

Салават шәһәрендә үлем белән тәмамланган коточкыч авария булган.

Салаватта билгесез мотоциклчы һәлак булган, дип хәбәр иттеләр шәһәр юл полициясендә. Юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать алтынчыда Ленинград урамында булган: 28 яшьлек урындагы кеше идарә иткән "Peugeot 308" машинасы "Stels Flame 200" мотоциклы белән бәрелешкәннәр.

Мотоцикл йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән. Аның документлары булмаган, транспорт теркәлмәгән булып чыккан. ЮХХДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, ир-егеткә якынча 50-55 яшь.

Әлеге вакытта тикшерү башланган, аның барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыкланачак. Мәгълүматларга ия булучыларның Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча дежур бүлегенә (3476) 37-96-02 шалтыратуын сорыйлар.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: