“Инцидент” системасы ярдәмендә Октябрьскийдагы “сакаллы” проблема нәтиҗәле чишелешен тапкан.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров өчен халыкны нәрсәләр борчуын аңлау бик мөһим. Бу хакта ул еш кабатлый. Күптән түгел үткән ил Президенты Владимир Путинның “Туры элемтә”се нәтиҗәләре турында сөйләгәндә ул шушы хакта белдерде.
Билгеле булуынча, социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр белән “Инцидент менеджмент” системасы ярдәмендә эш алып барыла. Әлеге система — ЦУР — Республика белән идарә итү үзәгенең бер өлеше.
“Ул ничек эшли? Әгәр мөрәҗәгатьтә конкрет проблема булса, ЦУР хезмәткәрләре, һичшиксез, мәсьәләнең асылын ачыклый, ә аннары аны профильле министрлыкка, ведомствога яки муниципалитетка юллый. Без кешеләрнең үз сорауларына, ким дигәндә, җавап алуына ирешергә тырышабыз. Ә алар язган проблема буенча карар чыгарылса, тагы да яхшырак. Әмма монысы катлаулырак, чөнки кайбер проблемалар озак хәл ителә. Ләкин тиз арада хәл итәргә мөмкин булган нәрсәләрне озакка сузмыйбыз. Чокырлар, чүп-чар, пособиеләр, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл инфраструктурасының торышы — барлык кискен темаларны да хәл итәргә тырышабыз. Кешеләр өчен эшлибез, барлык гамәлләребез – алар өчен. Безнең эшнең төп күрсәткече — халыкның канәгать калуы, иҗтимагый-сәяси тынычлык, тотрыклылык та шуңа бәйле. Болар барысы да — безнең бурычыбыз”, — диде республика җитәкчесе.
Чыннан да, “Инцидент-менеджмент” теркәгән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә җавапсыз калмый. Аларда күрсәтелгән күпчелек проблема иртәме-соңмы хәл ителә. Түбәндә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.
“Бу проблема турында берничә тапкыр яздым, ләкин исем өчен генә җавап бирәләр дә вәссәлам. Октябрьский шәһәренең Губкин урамындагы, 9нчы йортның 2нче подъезды торышы тынгы бирми. Подъездның күтәрмәсе начар хәлдә. Өлкән яшьтәге кешеләргә урамга чыгу проблемага әйләнде. Былтыр җәй безнең йортта дүрт подъездның өчесенә ремонт ясадылар, ә безнекен (икенче) шул килеш калдырдылар”, — дип яза Рәмзия Сираева республика Башлыгының социаль челтәрдәге битендә.
“Инцидент” системасы теркәп, тиешле органнарга җибәргәннән соң, әлеге мөрәҗәгатькә түбәндәге җавап килгән: “Октябрьский шәһәренең Губкин урамындагы 9нчы йорт баскычы ремонтланды. Фотоны беркетәбез. Хөрмәт белән, шәһәр хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм торак контроле бүлеге җитәкчесе Вероника Давыдова”.
Рәмзия Сираева проблеманы тиз арада хәл иткәннәре өчен рәхмәт белдергән.
Уфа шәһәренең Блюхер урамындагы 6/4 йорт тирәсендә яшәүчеләр шушындагы асфальтны ремонтлап, җәяүлеләр өчен тротуар эшләүләрен үтенә. Чөнки балалар мәктәпкә машинадан туп-туры газонга сикерә икән. Ә яңгыр яуганда бу тирә баткакка әйләнә. Шул хакта социаль челтәрләргә Ольга Воронина язган.
“21 июньдә Уфаның Орджоникидзе районы төзекләндерү хезмәте хезмәткәрләре Блюхер урамындагы 6/4 йорт янындагы юлны ремонтлады”, — дигән җавап килгән башкаланың Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Марат Галиуллиннан.
Нефтекамадан Светлана Гаврилова, поликлиникадан тагын бер автобус рейсы җибәрү яхшы булыр иде, дип язган. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән җавапта пассажирлар үтенече буенча “Поликлиника-С/о “Ротково” маршуты буенча 20:10 сәгатьтә өстәмә рейс җибәрелүе турында белдерелә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.