+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2021, 17:15

Гомер заяга узмаган

65 ел дәвамында һәркемгә үрнәк булып, бергә тормыш сукмагыннан атлаучы Рәмзия һәм Равил Якиевларның күркәм гаиләсе хакында, һичшикез, шулай дияргә мөмкин.

Все публикации / Публикации из номера   Гомер заяга узмаган
Все публикации / Публикации из номера Гомер заяга узмаган

65 ел гомер... Азмы бу күпме? Минемчә, бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Ә менә бер тән һәм бер җан булып, кулга-кул тотынышып үткән 65 ел гомер – шактый күп еллар. Халыкта юкка гына да бу туйны тимер туй дип йөртмиләрдер. Әйе, тимер ул иң нык металларның берсе. “Тимерне кызуда сук” дигән мәкаль дә бар бит. Димәк, ир белән хатынның да үзара мөнәсәбәтләре тимер кебек ныгынган, инде алар бер-берсенең холкына яраклашып, тулы гармония тапкан.

– Гаилә – ул зур хезмәт. Бу хезмәттә икең дә тырыш булырга кирәк. Бер-береңә ихтирам белән карарга, килеп туган хәлдән чыгу юлын бергәләп эзләргә һәм мөнә­сәбәтләрдә гадел булырга кирәк, – диләр Рәмзия һәм Равил Якиевлар.Равил Күгәрчен районының Күгәр­чен авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, ул Стәр­­­летамак мә­дәни-мәгърифәт техникумын тәмам­лый, армия хезмәтен үти. Җыр-моңга гашыйк егет үз теләге белән баянчылар курсында белем ала. Сәләтле һәм белемле яшь егетне туган якларында куш куллап эшкә алалар. Равил Күгәрчендә татар үзешчән театры­ның сәнгать җитәк­чесе булып эшли башлый. Ул чакта авыл клуб­ларының гөрләп торган чагы була. Авыл үзешчәннәре һәр бәйрәмгә дәррәү концертлар әзерли, спектакльләр куя. Кыскасы – авыл халкы армый-талмый хезмәт итә, мәдәни тормышның уртасында да кайный.

Рәмзия Стәрлетамак районының Аллагуват авылында гади крестьяннар гаиләсендә дөнья­га килә. Кызчык кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Укытучы һөнәре ул елларда иң мәртәбәле һөнәр, ә инде укытучы үзе – иң хөрмәтле кеше була. Менә шундый мәртәбәле һөнәр иясе булыр өчен Рәмзиягә бик тә тырышып укырга кирәк була. Кыз бер дә сынатмый. Алдына куйган максатына ирешер өчен бар көчен биреп тырышып укый. Дүрт сыйныфны тәмамлагач, сыйныфташ кызлары күрше авылга җидееллык мәктәпкә укырга төшә. Рәмзиянең югары белем алу теләге шул вакытта ук көчле була. Шуңа күрә дә ул Ишембайда укырга була. Кыз укыган мәктәпнең интернаты булмый, ул көн дә мәктәпкә җәяү укырга йөри.

– Иртән бер чынаяк сөт эчәм дә, җәяүләп чыгып китәм. Авылыбыздан Ишембайга туры юл бар иде. Ул юл куе куаклар үскән тирән чокырлар аша үтсә дә, үзем бүреләрдән курыксам да, ныклы белем алу теләгем көчле булды. Мәктәптә буфет та юк иде. Көне буена бер тәгам ризыксыз укып кайта идем. Укытучы булу теләге белән янганга күрә, ачлы-туклы булсам да, барысына да түздем. Ул вакыттагы авырлыкларны сөйләп тә бетерерлек түгел, – дип хәтер йомгагын сүтә Рәмзия апа.

Кечкенәдән максатчан кыз үз теләгенә ирешә.  Ул Стәрлетамак педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Шунысын да әйтергә кирәк, Рәмзия туган авылында югары белем алган иң тәүге кеше була. Институттан соң аны юллама буенча Күгәрчен якларына җибәрәләр. Яшь укытучы җиң сызганып, тырышып һәм яратып эшли башлый.Укытучы авыл халкының аң-белемен үстерүдә актив эш алып бара, үзешчән артистлар арасында кайный. Рәмзия боларның барысын да теләп һәм яратып башкара. Иң мөһиме – ул бик тиз арада балаларның иң ярат­кан укытучысына әйләнә, укучылары белән уртак тел таба. “Баскан урынында ут чәчрәт­кән” яшь, сәләтле, чибәр һәм таләпчән кызга армия сафларыннан яңа гына кайткан авылның “беренче егете” – Равилнең күзе төшә. Ике яшь йөрәк клубта спектакльгә репети­цияләр барган вакытта якыннан таныша. Тик, чая кыз егеткә тиз генә сер бирми. Бары тик бер ел үткәч кенә ул Равилгә кияүгә чыгарга ризалык бирә. Моның сәбәбе дә була. Рәм­зиянең әнисе кызын үз янына чакырта. Аның чит җирдә калырына бер дә риза булмый. “Мин әнине тыңламый булдыра алмыйм. Кире туган якларыма кайтам”, – ди кыз. Егетнең сөйгәнен һич тә югалтасы килми. Ул Рәм­зиянең әнисенә: “Зинһар, безне “Таһир белән Зөһрә” итмәгез, бәхетебезне кисмәгез! Без бер-беребезне яратабыз. Гаилә корырга рөхсәт итегез”, – дип хат яза. Менә шуннан соң Рәмзиянең әнисе кызының бәхетенә аяк чалмаска була. Яшьләр ике якның да әти-әниләреннән фатыйха алып, 1956 елда гөрләтеп туй үткәрәләр. Равил Сәйхи улы педагогия буенча курслар тәмамлый һәм алар ирле-хатынлы мәктәптә эшли башлый. Рәмзия Гыйззәт кызы тарих фәннәрен укытса, ире мәктәпнең хәрби җитәкчесе (военрук) була һәм музыка дәресләреннән белем бирә. Якиевлар гаиләсе авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Концертларда, спектакль­ләрдә уйныйлар, төрле лекцияләр укыйлар. Авылдашлары да аларны һәрвакыт ихтирам итә, олысы-кечесе киңәш сорап килә. Равил Сәйхи улы белән Рәмзия Гыйззәт кызы икесе дә утыз елдан артык бер мәктәптә, бер коллективта хезмәт куя. Берничә буын балага төпле белем бирә, туган якларына, җыр-моңга мәхәббәт уята.

Бу тату гаиләдә дүрт бала дөньяга аваз сала. Алар әти-әниләре үрнәгендә тырыш, эшсөяр булып үсә. Дүртесе дә югары белем ала, тормышта үз урыннарын таба. Әти-әниләре хаклы ялга чыккач, балалары аларны үзләре тормыш иткән җиргә – Мәләвезгә күченергә чакыра.

– Балаларның сүзен тыңлап, без бик дөрес эшләгәнбез дип, уйлыйбыз. Картайган көнебездә без һәрвакыт караулы, тәрбияле. Озын гомеребезнең сере дә, бәлки, шундадыр, – диләр Якиевлар.

– Әти-әни үз үрнәк­ләрендә эш сөяргә өйрәтте, хезмәт тәрбиясе биреп үстерде. Әтием, нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Ул тирә-якта танылган балта остасы да, тимерче дә булды. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигәннәре нәкъ безнең әтигә туры килә. Ул оста баянчы буларак клубта һәм мәктәптә узган чараларның берсеннән дә читтә калмады. Шулай ук, авылда узган туйлар, төрле мәҗлесләрнең түрендә булды. Моннан тыш, әтием биергә бик яратты. Данлыклы “Өч туган” биюен без – әти, абый һәм мин биегән чаклар булды. Район үзәгендәге бию ансамбле солисты буларак ул Мәскәүдә һәм чит илләрдә узган фести­вальләрдә дә катнашты. Әнием чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Ул коллективта хөрмәт казанган укытучы булса, укучылары өчен иң яраткан укытучылары булды. Аны укучылары һәрвакыт хөрмәт итте, әлегә кадәр хәлләрен белеп, сәламнәр җиткереп торалар. Әнием шигырьләр дә яза. Яшьрәк чагында аларны үзе матур итеп сәхнәләрдән сөйли иде. Гомумән, ул матурлыкка гашыйк җан. Аның тырышлыгы белән бакчабыз чәчәкләргә күмелеп утыра. Йортларының тәрәз төбе дә ел әйләнәсенә шау чәчәктә. Әнинең оста куллары пешергән ризыклар да һәрвакыт иң тәмлесе, – ди Равил абый белән Рәмзия апаның төпчек уллары Рөстәм.

– Гаилә коргач, бер-береңә шәхес буларак карарга кирәк. Шул вакытта гына мәхәббәт гомерле була, – дип бәхет серен чиште Рәмзия апа белән Равил Якиевлар. Аларның тату гаиләсенең матур киләчәге дә бар – ул 11 оныклары һәм сигез туруннары. Картәти һәм картәниләре үрнәгендә алар да тирә-якта ихтирам казанган гаиләләр корып, туган якларының данын арттырсын иде. Равил белән Рәмзия апаның күз карашларында әле дә мәхәббәт чаткылары яна. Димәк, бергә үткән гомер заяга узмаган!

Зөһрә ИСЛАМОВА. Мәләвез шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: