+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2021, 18:55

Мунчада көчле шартлау булган

Уфада яшәүче өлкән яшьтәге ир мунча ягарга уйлаган җирдән коточкыч бәлагә тарыган.

Мунчада көчле шартлау булган
Мунчада көчле шартлау булган
Кичә, 12 июль кичендә, Уфаның Инорс бистәсендәге Верещагин урамындагы шәхси секторда көчле шартлау булган. «Башинформ» агентлыгы мәгълүматларына караганда, мунчада газ-һава катнашмасы шартлаган.

"66 яшьлек ир мунча якмакчы булган, тик эше барып чыкмаган. Нәтиҗәдә, күпсанлы тән пешүләре алган өлкән яшьтәге кешене шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Аның сулыш юллары, аяк-куллары, муены, баш тиресе пешүен, сыну һәм пешүдән шок булуын ачыклаганнар. Табиблар аңа бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтә", - дип хәбәр итә чыганак.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, мунчада шартлауның сәбәбе – кулдан ясалган газ торбасының төзек булмавы.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән Верещагин урамындагы гаражда һәм мунчада янгын турында хәбәр килде. Урынга оператив рәвештә ведомство хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр чыкты. Анда гараж түбәсенең януы ачыкланган, янгын сүндерелгән. Шартлау нәтиҗәсендә бер ир зыян күргән, ул 18нче дәваханәгә госпитализацияләнде. Янгынның сәбәпләре ачыклана", - дип белдерделәр Баш идарәнең матбугат хезмәтендә.

Фото: пресс-служба МЧС по РБ


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: