+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2021, 18:45

"Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласы 2022 елда куелачак

13 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин "Хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласы урнаштырылачак мәйданчыкта булды. Башкала хакимиятенең Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе башлыгы урынбасары, республика Башлыгы ярдәмчесе Ольга Сарапулова белән бергә ул проектны тормышка ашыру параметрлары һәм вакыты турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, үткән елның 2 июлендә Русия Президенты Владимир Путин «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге башлангычын хуплады һәм илнең 20 шәһәренә, шул исәптән Уфага, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында указга кул куйды. Федераль закон нигезендә, мондый исемгә лаек булган шәһәрдә герб һәм указ тексты төшерелгән стела куела.

Узган елның 30 июненнән 17 сентябренә кадәр "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге, Уфа шәһәре хакимияте сайтларында һәм социаль челтәрләрдә стеланы урнаштыру урынын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү узды. 17 меңнән артык кеше үз фикерен белдерде, аларның күбесе Уфага көньяк керү районында тәкъдим ителгән мәйданчыкны хуплады.

36 метр биеклектәге корылма концепциясе буенча фикер алышу барышында Ольга Сарапулова стеланы проектлау быел башланачак, ә төзелеш киләсе елда башкарылачак, дип хәбәр итте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: