Башкортстанда “Лада Гранта” автомобиле водителе 84 яшьлек бабайны бәрдергән.
Кичә, 12 июль иртәсендә, Илеш районында, Шаран - Яңа Балтач - Андреевка автомобиль юлының 80нче чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.
Төбәк дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “Лада Гранта” автомобиле белән идарә итүче 22 яшьлек ир-егет юлда 84 яшьлек картны бәрдергән.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Машина водителе сүзләренә караганда, пенсионер юлга кинәт йөгереп чыккан. Өлкән яшьтәге кешенең авылдан ерак түгел сарыклар көтүе мәгълүм.
ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү бара, юл-транспорт вакыйгасының нечкәлекләре ачыклана.
Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте