-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 12:13

"Батам, зинһар, коткарыгыз!"

Башкортстанның Учалы районындагы бер күлдә яшь егет батып үлгән.

Башкортстанның Учалы районындагы бер күлдә яшь егет батып үлгән.

Егетнең ял көне аның өчен фаҗига белән тәмамланган. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Учалы районының «Калкан» күленнән водолазлар 23 яшьлек ир-егетнең гәүдәсен тартып чыгарган.

«Урын коену өчен җиһазландырылмаган. Сулыкта су керергә ярамаганлыгы билгеләр белән белдерелгән", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Әлеге вакытта егетнең һәлак булу хәл-шартлары ачыклана.

Хөрмәтле дуслар! Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты белгечләре коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда су керергә ярамаганлыгын исегезгә төшерә! Сак булыгыз!

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: