+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 18:30

Биш яшьлек бала бүрәнә астында калган...

Республика авылларының берсендә коточкыч фаҗига булган.

Биш яшьлек бала бүрәнә астында калган...
Биш яшьлек бала бүрәнә астында калган...

Ишембай районында биш яшьлек бала белән коточкыч хәл булган. Үз чыганагына сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, фаҗигале хәл 13 июль көнне Искисәк авылында булган. Балалар авыл читендә бура эчендә уйнаган.

"Башлангыч мәгълүматларга караганда, балалар бура эченә кергән. Ниндидер мизгелдә иң югарыдагы ниргә аста торган биш яшьлек малайның өстенә төшкән. Балалар өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга йөгергән, әмма инде соң булган”, — дип хәбәр итә чыганак.

Бала вакыйга урынында һәлак булган.

Әлеге бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү бара, вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.

Фото:mordowsrub.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: