+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 11:00

Өч яшьлек бала белән 13нче каттан сикермәкче булган...

Ир хатынын хыянәттә гаепләгән.

Өч яшьлек бала белән 13нче каттан сикермәкче булган...
Өч яшьлек бала белән 13нче каттан сикермәкче булган...

Иркутскида яшәүче ир 13нче кат балконына өч яшьлек баласын күтәреп чыга һәм аны кочаклап аска сикерү белән яный. Полицейскийлар әйтүенчә, моңа гаиләдәге проблемалар сәбәпче. Ир хатыны белән очрашуны таләп итә һәм аның хыянәт итүен тәкърарлый.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологы ирне өйгә керергә күндерергә тырыша. Сөйләшүләр өч сәгать бара. Полиция территорияне уратып алган. Коткаручылар кабартылган комплекс җиһазландырган.

Ирнең хатыны сөйләгәнчә, 10 июльдә ире аны кыйнаган. Хатынның күз төпләре күгәргән. Хатын хокук сакчыларына гариза да язган. Әгәр ире кире өенә керсә, гаризаны кире алырга вәгъдә иткән.

Психологлар белән бик озак сөйләшкәннән соң ир тәүдә баланы җибәргән, аннары үзе дә өйгә кергән. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Баланың сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Фото: vladivostok.bezformata.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: