+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 09:35

Ярканат өйдәгеләрнең котын алган!

Башкортстанда бер гаилә коточкыч хәлгә тарыган.

Ярканат өйдәгеләрнең котын алган!
Ярканат өйдәгеләрнең котын алган!
Башкортстанда бер гаилә коточкыч хәлгә тарыган.

Башкортстанда яшәүче бер гаиләнең өенә ярканат очып кергән. Бу хәл кичә кичкә таба Салават шәһәрендә булган. “БашДТП"ның Telegram-каналында бу хәл турында фото һәм видео барлыкка килде.

“Безнең өйгә ярканат очып керде. Безнең моңа кәеф төште дип кенә әйтү аз, бу куркыныч хәл булды. Ул шулкадәр чатырдады һәм пырылдады — Фредди Крюгерың бер читтә торсын! Ул бик куркыныч икән, әлегә кадәр куллар калтырый!” — дип, үз хис-кичерешләре белән уртаклаша йорт хуҗасы.

Видеода балаларның куркып кычкыруы, ә өлкәннәрнең чакырылмаган кунакны ничек тотарга тырышуы күренә. Алар кул астындагы чаралар ярдәмендә эш итәргә карар иткән: ярканатны щетка белән бастырып, аны соскыга салмакчы булган.

Бу бахырның арытабангы язмышы турында әлегә берни дә билгеле түгел.

 
 
Фото: группа БашДТП, Telegram-канал

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: