"Башкортстан Республикасының атказанган металлургы" исеме, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамоталары, тармак һәм муниципаль, корпоратив һәм профсоюз дәрәҗәсендәге буләкләр бүген Белорет металлургия комбинаты хезмәткәрләренә тапшырылды.
«БМК» җәмгыяте идарәсе директоры Сергей Федоров сүзләренә караганда, комбинат җитештерү күләмнәрен арттыра бара. Күптән түгел комбинатта корыч җепселле-канатлы производствоны модернизацияләү буенча зур инвестицион проект гамәлгә ашырыла башлаган.
"Проект Башкортстан Хөкүмәте, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Без инде космик тармакта кулланыла торган канатлар җитештерә башладык, "кара тартмалар" өчен кеше чәченнән дә нәзегрәк тимерчыбык эшлибез. Күптән түгел 1нче цехта корыч чыбык ясау өчен беренче дүрт стан эшли башлады. Мондый машиналар барлыгы 12 булачак. Продукция Европа базарына чыгарылачак", - дип сөйләде Сергей Федоров.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова куптән түгел республиканың сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча төбәкләр рейтингында беренче урынны яулавын ассызыклады. Исегезгә төшерәбез, рейтинг нәтиҗәләре Екатеринбургта үткән «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан ителде.
"Кызганычка каршы, металлургларның бәйрәме гадәттәгечә зурлап үткәрелмәячәк. Әмма без иң яхшы хезмәткәрләребезне лаеклы бәяләргә тиеш», - дип билгеләп үтте Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта һәм металлургларны бәйрәм белән котлады.
Бүләкләнүчеләр арасында хезмәт династиясе дә бар. Бу номинациядә комбинатта гомум хезмәт стажы 70 ел булган Бардиннар гаиләсе билгеләнде. Бүген иң яхшы коллективлар да билгеле булды. Ел нәтиҗәләре буенча дүрт цех җиңүче дип табылды. Шуларның берсе — микротимерчыбык цехы. Аның белән бердәнбер хатын-кыз мастер Галина Матвеева җитәкчелек итә.
Сүз уңаенда, киләсе елда Белорет комбинатының юбилее — 260 ел. Әгәр эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, мөһим вакыйганы бөтен республика белән билгеләп үтәчәкләр.