+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2021, 12:20

Мунча якканда зыян күргән пенсионер вафат...

Табиблар аның гомере өчен берничә көн көрәште.

Мунча якканда зыян күргән пенсионер вафат...
Мунча якканда зыян күргән пенсионер вафат...

Уфада мунча якканда зыян күргән 66 яшьлек ир турында язып чыккан идек инде. Аны авыр хәлдә башкаланың 18нче дәваханәсенә китергәннәр иде. Кызганычка каршы, пенсионер вафат булган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Хәбәр итүебезчә, 12 июль кичендә Уфаның Инорс бистәсендәге Верещагин урамындагы шәхси секторда көчле шартлау булган. 66 яшьлек ир мунча якмакчы булган, тик эше барып чыкмаган.

Нәтиҗәдә, күпсанлы тән пешүләре алган өлкән яшьтәге кешене шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Аның сулыш юллары, аяк-куллары, муены, баш тиресе пешүен, сыну һәм пешүдән шок булуын ачыклаганнар. Шартлауның сәбәбе – кулдан ясалган газ торбасының төзек булмавы.

Фото: пресс-служба МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: