+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2021, 10:55

“Тротуардан “стоянка” ясадылар...”

“Инцидент” системасы ярдәмендә халыкның үзәгенә үткән проблема нәтиҗәле чишелешен тапкан.

“Тротуардан “стоянка” ясадылар...”
“Тротуардан “стоянка” ясадылар...”
“Инцидент” системасы ярдәмендә халыкның үзәгенә үткән проблема нәтиҗәле чишелешен тапкан.

“Күп еллар җәфалаган проблеманы хәл итәргә ярдәм итегез, зинһар. Уфаның Королев урамында кышын да, җәен дә кешеләргә йөрергә урын юк. Тротуардан “стоянка” ясадылар. Кышын бигрәк тә авыр, тротуардан машиналар йөри, алар алга кинәт килеп чыга да, коляска белән кар өеменә сикерәсең, җәен дә шул ук хәл. Анда юллар да беркайчан да ремонтланмады...” — дип язган республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә Алина Хәмитова. Бу мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы эләктереп алган һәм хәл итү өчен тиешле ведомствога юллаган.

“Академик Королев урамы, 8 адресы буенча урнашкан территорияне тикшерделәр һәм бу участокта, машиналар үтеп кермәсен өчен, киртә куярга булдылар. Бу көннәрдә (май, июнь) торак-коммуналь хез­мәтләр ихаталардагы чокырларны ремонтлау белән мәшгуль ( шул исәптән Королев урамы буенча да), шуңа күрә киртәләрне куюга соңрак керешәчәкләр”, — дип җавап биргән Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Раил Мир­хәйдәров. Соңрак ул, әлеге адрес буенча урамда киртәләр (ярымсфералар) урнаштырылды, дигән җавап та җибәргән.
“Мәләвез районының Самойловка, Миньковка, Первомайский авылларында даими рә­вештә ял һәм эш көннәрендә 6-7 сәгатькә электр энергиясен сүндерәләр. Янәсе, бу ли­ниядәге аварияләргә бәйле, чынында исә шәхси торак төзел­ешенең яңа участокларына электр үткә­рү өчен. Өстәвенә, электр энер­гиясенең сыйфаты да сизелерлек кимеде. ЭСКБ килгән ши­каятьләрне кабул итсә дә, берни дә үзгәрми”, — дип язганнар әле­ге авыл кешеләре. Бу мөрәҗәгатьне дә “Инцидент” системасы теркәгән.
“Самойловка, Миньковка, Первомайский авылларын хезмәтләндерүче линиядә авария булды. Район электр челтәрләре хезмәткәрләре аны бетерү өстендә эшләде, аннары электр кабызылды. Тапшырыла торган электр энер­гиясенең сыйфатын билгеләү өчен район электр челтәр­ләренә мөрәҗә­гать итегез һәм гариза языгыз”, — дип җаваплаган Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов.
Республиканың Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы исә түбәндәге җавапны җибәргән: “2020 елның мартыннан агымдагы елның мартына кадәр Самой­ловка, Миньковка, Первомайский торак пунктларын электр белән тәэмин итүдә 14 тапкыр өзеклек булды, шул исәптән 8е – авария сә­бәпле, 6сы план буенча өзелү. Алар барлыгы 22 сәгать 54 минут дәвам итте, бу Русия Хөкүмәтенең 2004 елның 27 декабрендәге 861 санлы карары таләпләренә туры килә. Аңа ярашлы, электр энергиясен тапшыру ышаныч­лылыгының өченче категориясен кулланучылар өчен электр энергиясе төрле нигезләр буенча елына 72 сәгатьтән дә ким булмаган һәм рәттән 24 сәгатьтән дә артмаган вакытка туктатылырга мөмкин.
Югарыда күрсәтелгән торак пунктларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын оешма гамәлдәге законнар таләпләренә ярашлы тәэмин итә. Шулай ук быел Первомайский торак пунктында трансформатор ярдәмче стан­циясенә һәм электр тапшыру линия­ләренә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Нәти­җәләр турында сезгә өстәмә хәбәр итәрбез”.
“Миякә районында Мия­кәбаш авыл Советына караган Днепровка дигән авыл бар. Язгы ташу вакытында күпер аша су ташып чыккан һәм балчык өемен тотып торган торбаны юган. Шушыннан соң, халыкның авыл хакимиятенә мөрәҗәгать итүенә карамастан, күперне ремонтламадылар. Курка-курка гына йөрибез. Бүген көчле яңгыр явып үткәннән соң күпер тагын да ныграк җимерелде, авылдан башка чыгу юлы юк. Бөтен авыл исеменнән Сездән ярдәм итүегезне сорыйбыз”, — дип язган Евгений Миронов социаль челтәрләрдә.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Раил Борһанов 3 июньдә Днепровка авылына барып, күперне караган. “Әле­ге күпердән йөрергә мөмкин, шулай ук авылга башка юл да бар. Миякәбаш авыл хаки­миятенә күперне ремонтлауга акча бүленде. Бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачакбыз”, — дип язган Миякә районы хаки­миятенең социаль челтәр­ләрдәге рәсми вәкиле Миләүшә Галиева. Соңрак аңардан су үткәрү торбасын һәм күперне ремонтлауны төгәл­ләдек, дигән җавап килгән.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: