Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2021, 10:24

Бүген Башкортстанда боз явуы көтелә...

Кайсы районнарда булыр икән бу хәл?

Бүген Башкортстанда боз явуы көтелә...

17 июльдә Башкортстан буенча урыны белән боз явуы көтелә, дип кисәтә коткаручылар, республика синоптиклары мәгълүматларына нигезләнеп.

Синоптиклар фаразларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән көчле яңгыр да булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин.

Һава температурасы көндез - 25-30 градус.

Республиканың аерым көньяк районнарында янгын куркынычы саклана.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов