+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июль 2021, 05:27

Иглиндә 13 яшьлек бала югалган

Радмир Сәләхетдинов 16 июль көнне өеннән чыгып киткән дә башкача кайтмаган.

Иглиндә 13 яшьлек бала югалганИглиндә 13 яшьлек бала югалган
Иглиндә 13 яшьлек бала югалган

Башкортстанда югалган 13 яшьлек Радмир Сәләхетдиновны эзләү башланды. Яшүсмер кичә, 16 июльдә, иртән Иглиндә юкка чыккан. Әлеге вакытта югалу хәл-шартлары билгеле түгел.

Радмирның билгеләре: буе якынча 150-160 сантиметр, кулында "а" яки "р" хәрефләреннән торган татуировкасы бар, чәчләре кара, күзләре зәңгәр өстә.

Югалган көнне ул зәңгәр кепка, кара спорт чалбары, кара футболка кигән булган. Аның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 02, 102 яисә 8-927-969-89-19, 7 996 106-56-69 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләре сорала.

Фото: Горобзор.ру сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас