-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 16:03

Әбекәйне таптаткан...

Кызганычка каршы, әби җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.

Әбекәйне таптаткан...
Әбекәйне таптаткан...
Уфада бүген көндез Машина төзүчеләр урамы буенча 19 санлы йорт каршында юл-транспорт һәлакәтендә өлкән хатын-кыз зыян күргән.

«Башинформ» агентлыгына башкала дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Благовещенда яшәүче 31 яшьлек ир «ГАЗель» машинасында артка хәрәкәт иткәндә җәяүлене бәрдергән.

"Бәрелү нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган 84 яшьлек карчык медицина учреждениесенә китерелгән. Әлеге факт буенча тикшерү башланды", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Шуны билгеләргә кирәк, тикшерү барышында ачыкланганча, водитель спиртлы эчемлекләр эчмәгән булган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: