+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 12:08

Иренең шелтәләве ошамаган...

Караидел районындагы җинаятьне хокук сакчыларына тикшерергә туры киләчәк.

Иренең шелтәләве ошамаган...
Иренең шелтәләве ошамаган...

Караидел районында яшәүче 41 яшьлек хатын 44 яшьлек ирен пычак белән чәнчеп үтергән һәм моның турында күршесенә әйткән. Шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатканнар.

Бу хәл 19 июльдә булган. Ир белән хатын арасында конфликт кабынып китә, ир үзенең хатынын спиртлы эчемлекләр кулланган өчен шелтәләгән. Җәнҗал барышында шикләнелүче, пычак алып, иренең күкрәгенә кадаган. Бахыр фаҗига урынында һәлак булган.

Күрше хатыны яраланган иргә ярдәм итәргә тырыша, әмма соң була инде. Арытаба ул полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

Тикшерүчеләр судмедэкспертиза билгеләгән. Әлеге вакытта җинаятьнең сәбәпләрен ачыклауны дәвам итәләр.

Фото: life14.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: