Уфаның Калинин районы прокуратурасы Иглин районында яшәүче 40 яшьлек кешегә карата «Исерек хәлдә машина белән идәрә итү, юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә сәбәпче булу һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү " мәддәсе буенча гаепләү карарын раслаган.
Прокуратура матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, 2021 елның гыйнварында көндез исерек хәлдә булган гаепләнүче "Ford Explorer" руле артында барган. Уфаның Индустриаль шоссесында ул "Hyundai Elantra" машинасына килеп бәрелгән.
Авария нәтиҗәсендә "Hyundai" машинасы водителе берничә көннән соң дәваханәдә вафат була. Аның хатыны һәм ике яшьлек баласы сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.
Фото: Башинформ