-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 22:32

Республика халкы иң хөрмәтле гражданнарны билгеләде

Волонтерлар ай ярым дәвамында Башкортстан Республикасында яшәүчеләргә «Атайсал» һәм «Якташлар» проектларының 15 номинациясе буенча анкеталар тутырды.

Республика халкы иң хөрмәтле гражданнарны билгеләде
Республика халкы иң хөрмәтле гражданнарны билгеләде

Һәр торак пунктта үз эшчәнлеге өчен бөтенхалык тарафыннан танылуга лаек булган гражданнарны, замандашларыбызны ачыклау максаты куелган иде. Рейтинглы тавыш бирү шулай ук "Голос РБ" сайтында да узды.

Анкеталарны тутыруда Стәрлетамак, Балтач, Стәрлебаш, Кырмыскалы, Яңавыл, Уфа районнары, Салават, Октябрьский һәм Уфа шәһәрләре халкы актив катнашты.

Благовещен, Дәүләкән, Туймазы, Уфа, Караидел, Күгәрчен районнары, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы һәм Дәүләкән шәһәрләрендә яшәүчеләр рейтинглы тавыш бирүдә активлык күрсәтте.

Әйтергә кирәк, «Атайсал» проектында – 843, «Җәмәгать эшчәнлеге»ндә – 353, «Мәгариф»тә – 330, «Дәүләт эшчәнлеге»ндә – 326, «Эшкуар» номинацияләрендә 216 кеше активрак чыгыш ясады.

Тавыш бирү һәм нәтиҗәләрнең объектив картинасын тулысынча колачлау өчен тавыш бирү процессына 17 июньнән "ВКонтакте" социаль челтәре тоташтырылган. Нәтиҗәдә, 74 691 кешенең 41 697се - «Голос БР»да, 32 994е «ВК»да үз тавышларын биргән.

Якын арада «Якташлар» сайтында җиңүчеләрнең фотосурәтләре һәм биографияләре төшерелгән битләр урнаштырылачак. Республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чараларында иҗтимагый фикер лидерлары турында материаллар барлыкка киләчәк.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: