-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 20:09

Тагын ике кеше батып үлгән...

Ир-егетләрнең берсе суга исерек килеш кергән булган.

Тагын ике кеше батып үлгән...
Тагын ике кеше батып үлгән...
Республикада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, су объектларында янә ике үлем очрагы теркәлгән.

Октябрьский шәһәрендәге "Спартак" күленнән коену өчен җиһазландырылмаган урында коткаручылар 21 июльдә югалган 61 яшьлек ирнең гәүдәсен чыгарган һәм аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Тагын бер бәхетсезлек очрагы Уфада Агыйдел елгасында булган. Бу ир дә су коену өчен җиһазландырылмаган урында батып үлгән. Аның гәүдәсен судан шаһитлар тартып чыгарган һәм хокук сакчыларына тапшырган. Шаһитлар сүзләренә караганда, мәрхүм суга исерек хәлдә кереп киткән булган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: