+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 22:24

"Уфада үтәчәк чараларда иминлек тәэмин ителергә тиеш..."

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашлыгында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм төбәкнең Оператив штабының уртак утырышын үткәрде.

"Уфада үтәчәк чараларда иминлек тәэмин ителергә тиеш..."
"Уфада үтәчәк чараларда иминлек тәэмин ителергә тиеш..."

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашлыгында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм төбәкнең Оператив штабының уртак утырышын үткәрде.

Көн тәртибендә - Яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалын уздыру вакытында хәвефсезлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү.

- Бу җәйдә Уфа янә ике зур чара үткәрү урынына әвереләчәк – 11-23 августта спорт көрәше буенча дөнья беренчелегенә 65 илдән 1 500дән артык көрәшчене җыячак, ә 25 августта «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты финалына 3 меңгә якын катнашучы киләчәк. Моннан тыш, сентябрь аенда Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, Русия Дәүләт думасына депутатлар сайлау булачак, - диде Радий Хәбиров. - Җәмәгать хәвефсезлеге, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү тәэмин ителсен өчен бу чараларны үткәрү урыннары аерым контрольдә булырга тиеш.

Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов һәм Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лена Изотова төбәкнең киңкүләм спорт-иҗтимагый чараларына әзерлеге турында сөйләделәр.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко 17-19 сентябрьдә Дәүләт думасына депутатлар сайлауда республикада 3 364 сайлау участогы ачылачагын искәртте.

Радий Хәбиров шулай ук Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә утырышын үткәрде. Фикер алышуның темасы - гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда законлылыкны саклау буенча күрелә торган чаралар.

- Агымдагы елда республика гомумдәүләт проектлары буенча максатлы күрсәткечләргә ирешергә тиеш. Бу бурычны үтәү өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 26,9 миллиард сум акча бүлеп бирелде, - диде Радий Хәбиров. - Контракт йөкләмәләрен төгәл һәм финанс дисциплинасын тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: