+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2021, 18:31

Баласын да, хатынын да җирләгән ир гаделлек эзли

Гаеп кемдә?

Баласын да, хатынын да җирләгән ир гаделлек эзли
Баласын да, хатынын да җирләгән ир гаделлек эзли

Башкортстанда яшәүче ир-егет Русия Тикшерү комитеты җитәкчелегенә һәм Генераль прокуратурага аның хатынының үлеме турындагы эшне тикшерүгә игътибар итүне таләп итте. Ирнең хатыны табиблар кулында үлгән.

Рөстәм Кәримов билгеләвенчә, 2019 елның 18 маенда Нефтекамада яшәүче аның хатыны Наталья урындагы дәваханәгә йөклелекнең 34 атнасында мөрәҗәгать иткән. Акушерлык-гинекология анамнезы буенча табиблар бала табучыны югары дәрәҗәдә куркыныч астына керткән һәм Уфаның Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә юллаган. Наталья юлда берничә сәгать үткәргән, бу вакыт эчендә карындагы бала үлгән. Бала табучыда "гнойно-септик" катлаулану мөмкинлеге булуга карамастан, аңа биредәге дәваханәдә госпитализацияләүдән баш тартканнар һәм кире Нефтекамага кайтарып җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, хатын-кызның хәле нык начарлана һәм икенче көнне ул табиблар кулында үлә.

Әлеге факт буенча РКБның баш табибы урынбасарына карата җинаять эше кузгатылган иде. 7 июльдә суд әлеге табибны аклады.

Натальяның ире Рөстәм Кәримов суд карары белән риза түгел һәм аңа югары инстанция судына шикаять бирергә ниятли. Шулай ук ир Русия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга һәм Русия Генераль прокуроры Игорь Красновка яңадан тикшерү уздыру һәм гаеплеләргә җәза бирү таләбе белән мөрәҗәгать язган.

Фото: prufy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: