+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2021, 22:15

Инвалидларга ярдәм эзлекле һәм даими булырга тиеш

Радий Хәбиров республика Хөкүмәте каршындагы Инвалидлар эшләре буенча координацион советның утырышын үткәрде.

Инвалидларга ярдәм эзлекле һәм даими булырга тиеш
Инвалидларга ярдәм эзлекле һәм даими булырга тиеш
Бүген, 23 июльдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте каршындагы Инвалидлар эшләре буенча координацион советның утырышын үткәрде. Көн тәртибендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль объектларга, торак биналарга һәм җәмәгать транспортына уңайлы үтеп керүен тәэмин итү, шулай ук башка актуаль мәсьәләләр каралды.

Утырышны ачып, төбәк җитәкчесе Координацион совет эшенең төп юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында — шәһәрләрдә һәм авылларда уңайлы мохит булдыру, инвалидларга аларның ихтыяҗларын исәпкә алып җайлаштырылган торак сатып алу, адаптив физик культураны үстерү, инвалид балаларны реабилитацияләү.

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, киртәләрсез мохит формалаштыру буенча хәл яхшыра. Бу Уфа мисалында ачык күренә. Яңа иҗтимагый территорияләр һәм реконструкцияләнә торган шәһәр парклары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып проектлана. Инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларның подъездларын акрынлап пандуслар белән җиһазлыйлар. Шәһәр транспорты паркын пандуслар, бер катлы идәнле, махсус мәйданчыклар һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне йөртү өчен заманча автобуслар тулыландыра.

– Ләкин барысы да без теләгәнчә түгел, — дип билгеләп үтте Ленара Иванова. — Автобус шоферы һәрчак та җәмәгать транспортына утырганда коляскадагы инвалидка ярдәм итми. Автобуслар һәм троллейбуслар бордюрдан ерак туктый. Кайвакыт машина йөртүчене чакыру төймәсе дә эшләми.

Радий Хәбиров республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына пандуслар белән җиһазландырылган подъездларның санын арттырырга, ә төбәк Транспорт министрлыгына җәмәгать транспортын йөртүчеләргә инструктаж үткәрергә, инвалидларга юлда утырганда ничек ярдәм итәргә, ЮХХДИ белән бергә тукталышларда автомобильләр кую урыннарын тәртипкә китерергә кушты.

Республикада адаптив физик культура үсеше турында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, шушы көннәрдә генә әлеге дисциплина укытучыларын әзерләү буенча федераль белем бирү стандарты кабул ителгән.

– Бу барлык балалар, шул исәптән үзенчәлекле балалар өчен физкультура дәресләре үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Айбулат Хаҗин. — Безнең уку йортларында 133 педагог яңа стандартлар буенча яңадан әзерлек үтте инде. Моннан тыш, без адаптив дәресләр алып барырга сәләтле яшь педагогларны вуз һәм колледжлардан чыгардык. Шулай итеп, яңа уку елы башына без шундый белгечләргә кадрлар кытлыгын 80 процентка диярлек ябачакбыз.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: