-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2021, 18:26

"Кемне җирләгәнебезне дә белмибез"

Ярмәкәй районында яшәүче хатын гаделлек эзли.

"Кемне җирләгәнебезне дә белмибез"
"Кемне җирләгәнебезне дә белмибез"

Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында яшәүче Светлана (исеме хатын-кыз үтенече буенча үзгәртелде) 2020 елның көзеннән гаделлек эзли. 16 октябрьдә аның 30 яшьлек ире югалган. Ә өч көннән соң, 19 октябрьдә, Ярмәкәй сусаклагычы янында ачыкланмаган кеше сөлдәләре булган ирнең янган машинасын тапканнар.

Бер ел узса да, калдыкларны ачыклау факты буенча эш кузгатылмаган. Светлана район прокуратурасына тикшерүчеләрнең эш кузгатмавына берничә шикаять язган. Әмма җавап буларак, Тикшерү комитетының криминаль үлем характерына күрсәтә торган мәгълүматлар булмау турындагы карары нигезендә аның гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартканнар.

- Машинада табылган кеше сөлдәләренең кемнеке икәне билгесез. Экспертиза документларында "мәетнең күпчелек өлеше юк" диелә. Суд-медицина эксперты калдыклар буенча шәхесне дә, яшьне дә, мәрхүмнең җенесен дә, аның үлем сәбәбен дә ачыклый алмады, - ди хатын.

Әлегә ДНК-тест эшләнмәгән, аны Татарстанның эксперт учреждениесендә уздырырга тиешләр. Хатын-кыз эшне сузуның сәбәпләрен белми.

Ирнең кечкенә бизнесы булган. Ул тәрәзәләр алмаштыру белән шөгыльләнгән. Хатын белдерүенчә, аның дошманнары да булган.

- Без күрәзәчеләргә дә барып карадык. Иремнең мәрхүм булуын әйтә алар. Әмма ничек үлүен ачыклап булмый. Шул ук вакытта, без кемне җирләгәнебезне дә ачык кына әйтә алмыйбыз, - ди хатын.

Фото: prufy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: