-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2021, 16:30

Суга баткан баланы таптылар

Учалы районындагы Өрген күлендә булган фаҗигале хәлнең нечкәлекләре билгеле булды.

Суга баткан баланы таптылар
Суга баткан баланы таптылар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, водолазлар Учалы районында суга баткан 13 яшьлек малайның гәүдәсен су төбеннән чыгарган.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, фаҗига кичә, 22 июльдә, Учалы шәһәреннән ерак түгел Өрген күлендә булган. Шаһитларның сүзләренә караганда, өч бала суда туп белән уйнаган. Аннан соң күл эченәрәк туп артыннан кереп киткәннәр. Шунда малайларның берсе баткан. Кызганычка каршы, аны коткарырга өлгермәгәннәр.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, балалар су коену өчен җиһазландырылмаган урында уйнаган. Бу күлдә су коену тыелган булуы турында игъланнар да урнаштырылган.

Кичә фаҗига урынында водолазлар эзләү эшләре алып барды. Алар баланың гәүдәсен судан чыгарган.

23 июльгә булган мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башыннан ашыгыч хезмәтләргә судагы гадәттән тыш хәлләр турында 127 хәбәр килгән, сулыкларда 129 кеше һәлак булган, аларның 15е – 18 яшькә кадәрге балалар.

 
 
Фото: atv-siberia.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: