+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2021, 20:00

Тагын бер сабыйның гомере аянычлы өзелде...

Бүген Сипайлово бистәсендә коточкыч фаҗига булган.

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте
Фото:Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте  

Бүген, 23 июльдә, Уфаның мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә Сипайлово бистәсендәге Яр буе урамындагы 25нче йорт янында кыз баланың үле гәүдәсе ятуы турында хәбәр килгән.

"Урынга ашыгыч хезмәтләр җибәрелде. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм табиблары 5 яшьлек кызның үлемен раслаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала 15нче каттан егылып төшкән”, - дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урында тикшерү-оператив төркем эшли, бәхетсезлек очрагының хәл-шартлары ачыклана.

Мәгълүм булуынча, баланың әти-әнисе беразга гына өйдән чыккан булган. Бу вакыт эчендә сабый 15нче каттагы фатир тәрәзәсе төбенә менеп баскан...

"Полиция янә искәртү ясый: уен вакытында балалар хәвеф янаганын бәяли алмый, өлкәннәр балаларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш. Тәрәзәләрне җилләтү режимында гына ачыгыз. Тәрәзәләргә рәшәткәләр яки махсус йозаклар-блокираторлар куегыз. Москит челтәре ышанычлы түгел. Ул хәтта кечкенә баланың да авырлыгын күтәрми”, — дип белдерделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: