+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2021, 11:16

Кеше гомере - 400 тәңкә

Дүртөйле районында такси йөртүченең җанын кыйган бәндәләрнең берсе тикшерүче сорауларына җавап бирә.

Кеше гомере - 400 тәңкә
Кеше гомере - 400 тәңкә


Дүртөйле районында такси йөртүче үтерелүе турында язган идек. Кичә "БСТ" каналында җинаятьчеләрне күрсәттеләр.

Аның куллары калтырап тора - әллә куркудан, әллә махмырдан. Рәдиф Нурмөхәммәтов кулында җинаять кылган вакытта кигән кепкасын әйләндерә.

- Таксистны нигә үтердеегез?
- Акча кирәк иде.
- Күпме алдыгыз?
- 400 сум.
- Әйе.
- Сезгә нигә акча кирәк иде?
- Эчәргә.

Ирне 2 айга кулга алганнар. Тикшерү версиясе буенча, үтергән икенче кешедә пычак яралары бар, ул дәваханәдә ята. Шулай итеп, такси йөртүче Фәһим Вәлиев җинаятьчеләргә каршылык күрсәтергә тырышса да, алар кулыннан һәлак булган. Аның мәетен су торбасыннан тапканнар. Аның якыннары әйтүенчә, үтерүчеләр чакырткан беренче такси йөртүче аларның кулында бау күреп, бу икәүне төшереп калдырган һәм бу хакта диспетчерга хәбәр иткән. Әмма ул бу хакта Фәһим Вәлиевка әйтергә оныткан.
Кичә мәрхүм таксистны туган авылы Исмаилда җирләделәр. Фәһим Вәлиевның хатыны, ике кызы һәм инвалид коляскасындагы өлкән әнисе калган.

Фото: "БСТ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: