Кырмыскалы районының Колыш авылында соңгы вакытта байтак үзгәрешләр булды. Берничә ай элек су мәсьәләсе хәл ителә башлады, шушы көннәрдә авылның ике өлешен тоташтырган күпер төзекләндерелде.
Авыл уртасында агып яткан кечкенә Кара елга үзенчә матурлык бирсә дә, аның аша салынган күпер күптән искереп, такталары череп беткән иде. Шуңа да авылның бер ягыннан икенчесенә чыгучылар өчен хәвеф тудыра башлады.
Авыл халкы бу проблема белән Республика белән идарә итү үзәгенә “Инцидент-менеджмент” программасы буенча мөрәҗәгать итте. Күп тә үтмәде, боз урыныннан кузгалды һәм Сәвәләй авылы хакимияте бу проблеманы хәл итүгә тотынды.
Проблема билгеле булса да, хакимиятнең аны хәл итү өчен финанс мөмкинлеге юк иде. Шунысы куанычлы, туган авыллары өчен янып-көеп яшәгән кешеләр ярдәмгә килде. Шушы авылда туып-үскән Илшат Ямалетдинов авылдашлары өчен мөһим эшнең күп өлешен үз өстенә алды.
Иң тәүдә балчык ташытып, дамбаны ныгыттылар. Аннары такта бүлеп, авыл егетләре һәм авыл хакимияте вәкилләре белән берлектә күперне төзекләндерделәр.
Илшат Ринат улы берничә ел элек тә бу күперне үз көче белән төзекләндергән иде. Бу юлы да үз ярдәмен тәкъдим итте. Хәзер авыл халкы яңартылган күпер аша курыкмыйча йөри ала.
Колышлыларның активлыгына да сокланырлык. Мондый проблемаларны күтәреп, бергәләп хәл иткәндә, авыл да күркәмләнә, анда яшәүчеләр өчен уңайлыклар да күзгә күренеп арта.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.