-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2021, 11:07

Тагын самолет фаҗигасе...

Ничә кеше зыян күргән?

"РИА Новости" басмасы хәбәр итүенчә, Хабаровск краенда җиңел моторлы самолет фаҗигагә тарыган һәм җиргә килеп төшкән. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган, тагын берсе исән калган. Ул җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

Шимбә көнне 03.47 сәгатьтә Хабаровскида "Калинка" аэродромыннан ерак түгел очыш вакытында җиңел моторлы самолет килеп төшкән. Шул ук вакытта фаҗига урынына коткаручылар чыккан.

"Якынча мәгълүматларга караганда, бортта ике кеше булган, аларның берсе һәлак булган, икенчесе җәрәхәт алган һәм дәвалау учреждениесенә озатылган", - диелә хәбәрдә.

Фото: РИА Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: