+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2021, 14:40

Янә сабый... Янә ачык тәрәзә...

Республикада дүрт яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Янә сабый... Янә ачык тәрәзә...
Янә сабый... Янә ачык тәрәзә...
Фаҗига кичә Стәрлетамакта булган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бала бу көнне өйдә әнисе, җиде яшьлек абыйсы һәм бер яшьлек сеңлесе белән булган.

"Әнисе аш-су бүлмәсендә пешеренгән вакытта дүрт яшьлек малай, урындык алып, тәрәзә төбенә менгән. Шунда ул кулы белән москит челтәренә таянган һәм тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Алынган тән җәрәхәтләреннән бала шунда ук һәлак булган", - дип хәбәр итә вакыйга турында урынга килгән полицейскийлар.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында искәртүләренчә, ачык тәрәзәләр һәм балкон ишекләре - кечкенә балалар өчен куркыныч чыганагы.

Гап-гади хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү һәм өлкәннәрнең үз балаларына карата дөрес, җаваплы мөнәсәбәте, бәхетсезлек очракларының санын сизелерлек киметә. Тәрәзә янына урындык, диван, өстәл ише мебель куярга ярамый, алар ярдәмендә сабый тәрәзә төбенә менә. Балаларга тәрәзә төбендә уйнарга, балконга яисә лоджиягә чыгарга беркайчан да рөхсәт итмәгез!

Фото:almaty.tv

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: