-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2021, 11:48

Таксистны урлаганнар...

Туймазыда әлеге хәл буенча тикшерү башланды.

Таксистны урлаганнар...
Таксистны урлаганнар...

Туймазы районында җинаятьчел төркем автосервиста эшләүче 29 яшьлек кешене урлаган. Җинаятьчеләр аны акча таләп итеп җәзалаганнар.

Тикшерү версиясе буенча, бер ай элек ике ир-егет Туймазыда яшәүчене урлаган. Алар аны машинада кешесез урынга алып чыккан һәм, янап, акча алган. Берничә көннән соң зыян күрүчедән кичкә кадәр янә 1,6 миллион сум таләп иткәннәр.

Ир янаучылар шартларына риза булган һәм акча бирергә вәгъдә иткән. Булган хәлдән соң ул ФСБга мөрәҗәгать иткән. Иминлек хезмәте җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклый алган. Алар 33 яшьтән 50 яшькә кадәрге өч ир булып чыккан. Тоткарланучыларда утлы корал һәм хәрби кирәк-яраклар тапканнар. Хәзер җинаятьчеләр сак астында.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр җинаятьчел төркемнең башка катнашучыларын ачыклау һәм эзләү белән шөгыльләнә. Тоткарланучыларның башка җинаятьләргә катнашлыгы барлыгын тикшерәчәкләр.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: