+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2021, 11:35

Башкортстанда исәпкә алу-теркәү өлкәсендә бердәм модель гамәлгә ашырыла

Русия Хөкүмәте документларны әзерләү һәм кадастр исәбен алып бару, милек хокукларын теркәү белән бәйле бердәм максатчан модельне раслады. Максатчан модельдә Русия субъектларының инвестицион мохитенә йогынты ясаучы 30 күрсәткеч каралган.

Башкортстанда исәпкә алу-теркәү өлкәсендә бердәм модель гамәлгә ашырыла
Башкортстанда исәпкә алу-теркәү өлкәсендә бердәм модель гамәлгә ашырыла
- Бүгенге көндә Башкортстанда күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү өлкәсендә бердәм максатчан модельдә каралган 30 күрсәткечнең 23енә ирешелгән инде. Мисал өчен, 1 июльгә республикада күпфункцияле үзәкләрдә “Росреестр” хезмәтләре буенча документлар кабул итү сыйфаты, шулай ук әлеге документларны сканлау сыйфаты буенча күрсәткечкә ирешелде, күчемсез милек реестрында исәпкә алынган җир кишәрлекләренең чикләре өлеше - 68,4 процент һәм урындагы үзидарә органнары 98 процент очракта күчемсез милекне максатчан мәгънәсендә исәпкә алуга яисә теркәүгә гариза бирү – 75 процент; күчемсез милекне теркәү вакытында күчемсез милекне теркәү өлеше 1,02 проценттан артмый, - дип аңлатты “Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Марина Мартынова сөйләвенчә, шулай ук Башкортстанда да максатчан күрсәткечләргә кадастр исәбен алып бару һәм хокукларны теркәү, ызан һәм техник планнарны әзерләү сроклары, мәдәни мирас объектларының күчемсез милек реестрына кертелгән өлешләре һәм аларның чикләре буенча ирешелгән.

Фото: pravitelstvorb.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: