+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2021, 15:40

Ике оныгы белән адашкан...

Кечкенә балалар белән таулар арасында калган өлкән яшьтәге хатынның кичерешләрен аңлатырлык та түгел.

Ике оныгы белән адашкан...
Ике оныгы белән адашкан...
Кичә Башкортстанның берьюлы ике районында хатын-кызлар һәм балалар адашкан, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Ведомствода сөйләүләренчә, 27 июльдә Белорет районында урнашкан Зәңгәр кыяда ике оныгы белән нәнәләре адашкан. Соңрак ачыклануынча, 68 яшьлек ханым оныклары белән Белореттан машинада килгән һәм алар кыяга менәргә уйлаган. Кире кайтканда адашканнар.

"Бәхеткә, ханым кайда булуларын коткаручыларга хәбәр итә алды, шуның аркасында эзләү уңышлы тәмамланды”, — дип белдерәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Шундый ук очрак шул ук көнне Зилаер районында булган. Биредә хатын-кызлар һәм бала урманда автомобильдә адашкан. Аларны Зилаер полиция хезмәткәрләре тапкан.

Коткаручылар урманга барыр алдыннан якыннарыңа үз маршрутың турында хәбәр итәргә киңәш итә. Телефоныгыз тулы зарядкалы булырга тиеш, үзегез белән пычак, компас, шырпы, фонарь һәм сыбызгы алырга кирәк.
“Урманда яки табигать кочагында озак вакыт йөрергә җыенасыз икән, үзегез белән ашарга һәм эчәргә, шулай ук кирәкле даруларны алыгыз. Физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлек торышын бәяләгез. Өлкән кешеләргә ерак юлга чыкмаска кирәк. Өстәвенә, ялгыз гына”, — дип киңәш итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

 
 
Фото: пресс-служба Госкомитета РБ по ЧС

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: