+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2021, 17:20

Ретро-трамвайлар башкалабыз Уфаны бизәячәк

28 июльдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның «Уралтрансмаш» җәмгыяте генеральный директоры Дмитрий Семирозов белән үткәрелгән эшлекле киңәшмәсендә Уфа өчен тарихи трамвайлар сатып алу шартлары каралды.

Ретро-трамвайлар башкалабыз Уфаны бизәячәк
Ретро-трамвайлар башкалабыз Уфаны бизәячәк

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, «Уралтрансмаш» продукциясе белән Башкортстан делегациясе Екатеринбург шәһәрендә «Иннопром» сәнәгать күргәзмәсе эше барышында танышкан. Күргәзмә экспозицияләрендә ретро-трамвай да бар иде.

- Ышанам, әлеге продукциягә Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында ихтыяҗ булачак. Ретро-трамвайлар башкалабызны бизәячәк һәм туризмны үстерү өчен җәлеп итү нокталары булачак, - диде республика Премьер-министры.

Мондый трамвайлар шәһәрнең көньяк өлешендә, тарихи объектлар янында узучы маршрутларда урнаштырылачак дип планлаштырыла. Трамвайлар республикага 2023 елда кайтырга тиеш.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: