-19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
28 июль 2021, 14:10

#ВыбирайБашкортостан онлайн-флешмобына кушылучылар арта

Каникуллар һәм җәй дәвам итә, #ВыбирайБашкортостан онлайн-флешмобына кушылучылар арта.

#ВыбирайБашкортостан онлайн-флешмобына кушылучылар арта
#ВыбирайБашкортостан онлайн-флешмобына кушылучылар арта
Акциягә республика Башлыгы Хакимияте матбугат хезмәте хезмәткәре Зөлфия Рәхмәтуллина кушылды, ял итү һәм балалар каникуллары өчен Башкортстанны сайлады. Алар гаиләләре белән туристлык марафоны үткәргән: Уразбай буасы (Ишембай районы) - Торатау - Акташ, Уклыкыя, Сәетбаба (Гафури районы) - Ассы, Шүрәле теше (Белорет районы) - Үләнде күле, Динопарк (Әбҗәлил районы) - Яктыкүл. “Безгә һәм балаларга мондый актив ял ошады”, - дип язган Зөлфия Рәхмәтуллина.

"Иң яхшы гаилә ялы - табигатьтә ял итү", - дип саный Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров. Ул #ВыбирайБашкортостан акциясенә кушылды, социаль челтәрләрдә Морадым тарлавыгында гаилә ялыннан фото һәм видео урнаштырган.

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова онлайн-флешмобка кушылды, ул балалар белән Белорет районында Ар ташында булган. “Ар ташы - Башкортстанда уникаль көч алу урыны!" - дип язган Бала хокуклары буенча вәкил.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: