+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2021, 14:25

“Бу урында теләкләр кабул була...”

Билгеле гимнаст, якташыбыз Ләйсән Үтәшева гаиләсе белән Әлшәйдә ял итә.

Ләйсән Үтәшеваның Инстаграмдагы сәхифәсеннән
Фото:Ләйсән Үтәшеваның Инстаграмдагы сәхифәсеннән

Нәфис гимнастика буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, танылган телетапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева гаиләсе белән туган ягы – Башкортстанга кайткан. Якташыбыз ире, юморист-шоумен Павел Воля һәм ике баласы белән ял итүләре турындагы фотолар белән Инстаграмдагы сәхифәсендә уртаклашкан.

Билгеле булуынча, Ләйсән Әлшәй районының Раевка авылында туып-үскән. Хәзер биредә аның нәнәсе белән картәтисе яши.

“Елына бер тапкыр, ә кайвакыт ешрак та, миңа көч бирүче туган Раевкама кайтам. Монда су да тәмлерәк, хуш исләр дә чагурак: печән, кымыз, кайнар җәйге һава...” – дип язган Ләйсән.

Видеоязмада ул гаиләсе белән Сусактау тавына күтәрелүләрен күрсәтә. Алар дәвалау чыганагы булган "Изге Гали" дигән урында да булган. “Бу урында теләкләр кабул була, хыяллар чынга аша, анда энергетика бик көчле”, - ди Ләйсән.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: