+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2021, 18:22

Егерме биш тонналык машина астына...

Иглин районында фаҗига булган.

Егерме биш тонналык машина астына...
Егерме биш тонналык машина астына...

Иглин районында фаҗига булган.

Башкортстан буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә хәбәр итүләренчә, Самара - Уфа трассасының 1531нче километрында "Mercedes-Benz Actros" йөк машинасы юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыккан узгынчыны бәрдергән.

Ханты-Манси автономияле округында яшәүче ир ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлгән. Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, узгынчының киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган, йөк машинасы водителе аны күрмәгән. Әле вакыйга буенча тикшерү бара.

Соңгы тәүлектә республика юлларында 10 авария теркәлгән, алар нәтиҗәсендә ике кеше үлгән һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: