+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2021, 16:50

Әнисенең сөяркәсе ошаман...

22 яшьлек кыз әнисенә кунакка килгән булган.

Әнисенең сөяркәсе ошаман...
Әнисенең сөяркәсе ошаман...

Белорет шәһәрендәге йортларның берсендә коточкыч хәл булган.

Аек булмаган 22 яшьлек кыз кунакка әнисе янына килгән һәм анда аның сөяркәсен күргән. Билгесез сәбәпләр аркасында кыз иргә ачулана һәм аны өйдән куып чыгара башлый. Җавап итеп, ир аның башына суккан. Шуннан соң кыз, һәр кулына пычак алып, иргә шулар белән һөҗүм итә башлый...

Белорет судының матбугат хезмәтендә аның үз гамәлләрен үз-үзен яклау белән аңлатканлыгын хәбәр иттеләр. Һөҗүм итүче үз гаебен таныган. Нәтиҗәдә, кызны кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип таныдылар һәм ике елга гомум режимлы колониягә хөкем иттеләр.

Фото: sterhluki.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: