Аның составына шулай ук хакимият башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов, Гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Артур Гафаров, «Башкортстанның диңгезчеләр җыены» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлай Моратов, шәһәр Советы депутатлары Андрей Борисов һәм Марат Вәсимов, шулай ук «БПО Прогресс» җәмгыятенең генеральный директоры Марат Тимәров керде.
Очрашу барышында яклар 2019 елның 1 мартында гвардия корветы бортында Уфа хакимияте һәм экипаж арасында төзелгән хезмәттәшлек һәм шеф элемтәләре турында килешү кысаларында хезмәттәшлек итү планнары турында фикер алышты. Кунакларга корабта экскурсия үткәрделәр, хәрби коралларны күрсәттеләр, хезмәтнең ничек узуы һәм аның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт булуы турында сөйләделәр. Үз чиратында, Уфа делегациясе диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флотының 325 еллыгы белән котлады һәм уртак эшкә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
- Сез үзегезнең хәрби бурычыгызны лаеклы үтисез, батырлык үрнәге, меңләгән яшь якташларыбыз өчен хәрби әзерлек үрнәге булып торасыз, - дип билгеләде Сергей Греков. - Килешү гамәлдә булган вакытта кораб экипажы безнең Уфага килде, ватанпәрвәрлек һәм батырлык дәресләре үткәрелде. Мәктәп укучылары, колледжларда студентлар белән очрашты, шулай ук шәһәр хакимияте вәкилләре "Сообразительный" корветында экипаж белән очрашулар үткәрде. Хәзер экипажны Башкортстанга безнең бәйрәмнәргә, Республика көненә чакырабыз.
Үткән елның декабрендә корветта Уфадан хәрби хезмәткә чакырылган 9 егет хезмәтен тәмамлаган. Хәзерге вакытта контракт буенча хезмәтне Башкортстанда туып-үскән бер кеше уза. Көзге чакырылышта хезмәткә Уфадан егетләрне чакыру планлаштырыла.
Фото: ufacity.info