-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2021, 10:00

Скутерында... соңгы сәфәр

82 яшьлек бабай Уфа янында авариядә һәлак булган.

Скутерында... соңгы сәфәр
Скутерында... соңгы сәфәр
Башкортстанда 82 яшьлек скутер йөртүче юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Авария кичә, 27 июль иртәсендә, Уфа районының Чесноковка авылында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Priboy” скутеры руле артындагы өлкән яшьтәге ир “Toyota Camry” автомобиле белән бәрелешкән.
 
“Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә скутер йөртүче шунда ук вафат булган", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИның матбугат хезмәтендә. Билгеле булуынча, өлкән яшьтәге ирнең машина йөртү хокукы булмаган.
Фаҗигале очрак буенча тикшерү башланган.
 
Узган тәүлектә республика юлларында 5 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм җиде кеше тән җәрәхәте алган.

Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в