+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2021, 10:40

Уфага “Җиңү поезды” киләчәк

31 июльдән 2 августка кадәр Башкортстан башкаласында уникаль күчмә “Җиңү поезды. Бөек Ватан сугышы елларында фән” күргәзмәсе булачак. Республика халкы Уфаның тимер юл вокзалында поезд составында урнашкан экспозицияне карый алачак.

Уфага “Җиңү поезды” киләчәк
Уфага “Җиңү поезды” киләчәк

“Җиңү поезды” - хәрәкәт итүче составта урнаштырылган дөньядагы беренче иммерсив инсталляция. Нигездә - корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән хәрби эшелонны фронт линиясенә алып баручы машинист Лидия (аның прототибы - Елена Чухнюк) исеменнән сөйләнгән Бөек Ватан сугышы турындагы вакыйга. Экспозиция былтыр "Хәтер һәм дан елы" кысаларында оештырылды. Классик һәм заманча алымнар кушылмасы ярдәмендә авторлар “вакыт машинасын” төзегән, ул тамашачыларны сугыш юллары буйлап баручы поездга "күчерә".

Агымдагы ел Русиядә "Фән һәм технологияләр елы" дип игълан ителде, шуңа күрә авторлар күргәзмәне Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән совет галимнәренең фәнни ачышлары һәм казанышлары белән тулыландырган. Экспозициядә 50дән артык видеопроектор, 18 видеодивар, 140тан артык мультимедиа эшли.

Күргәзмәгә керү бушлай. Аңа керү өчен https://поездпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү 30 июльдә ачылачак. Бер электрон почтага бер генә килүчене теркәргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән электрон адреска чакыру билеты килмәсә, кире элемтә формасы аша үзеңнең теркәлү статусыңны аныкларга киңәш ителә.

Килүчеләр тимер юл вокзалында җыелачак. Вокзалда күргәзмә эшләгән вакытта волонтерлар кизү торачак. Алар һәр килүчене теркәлү өстәленнән поездга озатачак. Экскурсияләр санитария нормаларын үтәп узачак.

Фото: поездпобеды.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: