+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2021, 16:25

#ВыбирайБашкортостан флешмобы халык арасында популярлык яулый

Инстаграм социаль челтәрендә #ВыбирайБашкортостан хэштегы астында бер меңнән артык язма табарга мөмкин.

#ВыбирайБашкортостан флешмобы халык арасында популярлык яулый
#ВыбирайБашкортостан флешмобы халык арасында популярлык яулый

"Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина Аслыкүл турында пост урнаштырган.

Шаран районы хакимияте башлыгы Фидан Ишемгулов беренче тапкыр Торатау шиханында булган.

Республика Иҗтимагый палатасы Аппараты хезмәткәре Галия Яхмөхәммәтова Караиделдә моторлы көймәдә йөрүе турында язма урнаштырган.

Башкортстанның элекке ЮХХДИ җитәкчесе, отставкадагы полковник Динар Гыйльметдиновның Надеждино авылында Аксаковлар гаиләсе музее турындагы видеосы 9 меңгә якын карау җыйган.

Туризм өчен тагын да күбрәк урыннарны http://туризм-рб.рф сайтында табарга була, монда Башкортстанның истәлекле урыннарының геолокацияләре дә бар.

1 августта ук “Патриот” республика иҗтимагый хәрәкәте флешмобның беренче җиңүчеләрен билгеләячәк, аларга активлык өчен бүләкләр бирелә. Бүләк уйнатуда катнашу турында хәрәкәт аккаунтларында https://vk.com/algapatriot һәм Инстаграмда @algapatriot табарга мөмкин.

Фото: vk.com/algapatriot

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: